Россия Федерациясе ГХАТ бүлекләренең тарихы 1917 елның 18 декабреннән башлана. Бу көнне “Никах, балалар һәм актлар китапларын алып бару” турындагы декретка кул куела. Шул ерак вакытлардан бирле һәр гражданлык хәлләре актларын теркәүче хезмәткәр хокуклы дәүләт төзү буенча үзенең өлешен кертә һәм гражданнарның законлы хокукларын саклый.
Иң беренче булып ГХАТ бүлегенә Айрат һәм Валерия Фасиковлар гаиләсе үзләренең бишенче балаларын теркәү өчен мөрәҗәгать иттеләр. Алар үзләренең кызларына Амалия дип исем куштылар. Хокумәт тарафыннан бирелә торган туу турында таныклыкны аларга тантаналар залында тапшырылды. Шул ук вакытта башка залда никахлашуга гариза биргән парлар, гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге психологы белән очрашып гаиләдә гореф-гадәтләр булдыру һәм саклап калу турында аралаштылар. Никахлашу көнендә буласы тантана тәртибе белән таныштылар. Соңрак без үзләренең 50 һәм 60 еллык гаилә юбилейларын уздырган парларны каршы алдык. “Ачык ишекләр көнендә” безгә никахлашу өчен Идел буе районы ГХАТ булеген сайлаган яшьләр тантана уза торган зал белән таныштылар һәм гариза бирделәр.