13 декабрь көнне Актаныш районы ЗАГС бүлегендә алтын, бриллиант туйларын үткәрүче 4 пар белән “Пар канатлар” кичәсе үткәрелде. Алар:
Миннәхмәтов Мөдәлиф Миннәхмәт улы-Миннәхмәтова Фәнисә Гаязетдин кызы,
Сәмигуллин Әсгать Сәмигулла улы-Сәмигуллина Өммегөлсем Заһит кызы,
Шахиәхмәтов Фердинант Суфиян улы-Газизова Рәвилә Газиз кызы.
Сарваров Әбелгас Әнвәр улы-Сарварова Хөмәйрә Мәхмүт кызы.
Юбилярларга район Башлыгының рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Ә иң зур бүләкләр йөрәк җылысы белән әйтелгән балалар, оныкларының котлавы иде.Кичәне район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева һәр юбиляр турында эчтәлекле сөйләү белән алып барды. Юбилярларга район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр сәламнәрен тапшырды.