2013 елның 12 декабрендә ЗАГС бүлегендә, башка дәүләт учрежденияләре белән беррәттән, Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне игълан ителгән иде. Бу көнне кабул итүдә бүлек җитәкчесе Л.М.Григорьева һәм башка белгечләр катнашты. Көн дәвамында 32 гражданга телефон аша консультация бирелде, 45 гражданны шәхси рәвештә ЗАГС бүлегендә кабул иттеләр.
2013 елның 12 декаберендә Рәсәй Конституция көнендә Яшел Узән районы һәм шәһәре үзәк хастаханәсенең туу бүлегендә яңа туган баланың язылып чыгуы һәм бәхетле ата-аналарына туу турында таныклык тапшырылу чарасы узды. Сергей Николай улы һәм Светлана Николай кызы Пигилева гаиләсендә шатлыклы вакыйга – икенче бала – кыз Александра туды. Тудыру йорты һәм ГХАТ бүлеге хәзмәткәрләре яшь парга гаилә бәхете, балалар рәхәтен куреп яшәргә язсын дигән теләктә калды. Александрны исә якыннарынын жылысы һәм мәхәббәте ташламасын.
Теләк белдергән һәр кеше хезмәткәрләргә мөрәҗәгатъ итеп, гражданнар хәле актларын теркәү турындагы сорауларларга җавап ала алды. Чит ил гражданнары белән никах теркәгәндә кирәкле документлар, кабаттан таныклык алу, белешмәләр алу һәм гражданнар хәле актларына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы сораулар ешрак очрады.
Россия Конституция көнендә Балык Бистәсе гражданлык хәлен актлар теркәү бүлегендә көн буе халык агылды. Кешеләрне төрле сораулар кызыксындырды. Әммә иң күп сораулар арасында документларга төзәтмә кертү турыда сораулар булды. Килгән кешеләргә тулысынча аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде. Өстәвенә гражданнар телефоннан да сораулар бирделәр. Кемнәрдер язылышырга чират юкмы дип кызыксынды, кемнәрдер төрле төбәкләрдән кабат таныклыклар сорату тәртибе белән кызыксынды.
Халыкара инвалидлар көне кысаларында ТР Менделеевск муниципаль районы күпфункцияле үзәктә, ЗАГС бүлеге дә шунда урнашкан, 2013 елның 1-сеннән 10 декабрьгә кадәр район башлыгы урынбасары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен ачын ишекләр көне үткәрелде. Шул сәбәпле, җирле газетада белдерү бастырылды, күпфункцияле үзәкнең мәгълүматы стендларында игълан эленде, социаль яклау органнары, инвалидлар җәмгыятенә мәглүмат бирелде.
Залга предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм инвалид балалар тәрбияләнә торган гаиләләр өчен акча җыюга үзләреннән өлеш кертергә теләүче мәрхәмәтле кешеләр җыелды.Мәдәният йортына чынлап та кеше кайгысына битараф булмаган шәфкатьле һәм сизгер күңелле кешеләр җыелды. Зал уртасына акча салу өчен савыт куелган иде. Теләге булган һәркем анда акча сала алды.. барлыгы 112 мең сум акча җыелды, инвалид бала тәрбияләүче һәр гаиләгә 11 мең сум акча тапшырылды.
2013 елның 11 декабренда үзәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк катнашында район больницасында туберкулез, ВИЧ- инфекциягә каршы Ведомствоара комиссиясе утырыш булды. Комиссия эшендә үзәк район больницасы баш врачы Наил Нигматуллин, баш врач урынбасары Рамил Гаязов, комиссия әгъзәләре шулай ук чакырылучылар катнашты.