12 декабрь көнне Россия Федерациясенең иң мөһим бәйрәме – Конституция көне билгеләп үтелә. Шушы көнгә багышлап бүген Баулы муниципаль районы Советында тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы үтте. Баулы муниципаль районы Башлыгы А.Хабибуллин 12 мәктәп укучысына беренче паспортларын тапшырды. Бу чарада Баулы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Хамидуллин, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мурсалимова, Баулы районы миграция хезмәте җитәкчесе Р.Гарипова, мәгәриф бүлеге җитәкчесе Р.Зверева катнашты.