2013 нче елның 12 нче декабрьендә - Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Татарстан Республикасы Министлар Кабинеты ГХАТ идарәсендә (Казан шәһәре, Әхтәмов урамы, 14 нче йорт адресы буенча) 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Кабул итүгә алдан ук (843) 293-14-89 телефоны аша язылырга мөмкин.
Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә “Татнефть” нефтехимия комплексының “Түбән Кама Шин” ачык акционерлык җәмгыятендә озак еллар буена хезмәт куючы, шушы араларда гына үзләренең бергә тормыш корып яши башлауларының коралл, мәрҗән һәм көмеш туйларын билгеләп үтүче парлар катнашында “Юбилейлар парады” дип исемләнгән тантана булып узды.
Түбән Кама ГХАТ идарәсендә яңа ел бәйрәме алдыннан уздырыла торган “Гаилә бәхете муенсасы” акциясе быел да декабрь ае башында старт алды. Филипп белән Светлана Сергеевларга үзләренең мәхәббәтләре сәйләннәрен әлеге символик муенсага иң беренче булып урнаштыра алу бәхете елмайды.
Дөнья куабыз, абына-сөртенә йөгерәбез. Шушы ашыгулы-кабаланулы заманда бер мизгелгә генә туктап, тирә-юнебезгә күз салсак, анда төрле кешеләр, бәлки әле безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр дә бардыр.
Әлбәттә, андыйлар – сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр безнең арада бар. Ә инвалидлар Декадасы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ихтибарны тагын да арттыра.
Сарман районында инвалидлар декадасы дәвам итә. Җир йөзендә яшәүче һәр ун кешенең берсе –инвалид. Бүгенге көндә аларның күпчелеге җәмгыять тормышында актив катнашудан мәхрүм. Шул үк вакытта физик кимчелеге турында уйлап та бирмичә, күпләр үрнәк алырлык итеп гомер кичерүчеләр дә бар.
Шушындый кешеләр белән очрашу Петровский Завод җирлегендә узды. Үзләренең тормыш юллары белән таныштырып, авырлыкларны кичәргә уй-фикерләр белән бүлештеләр алар.
2013 нче елның 10 декабрендә Демидов Петр Михаил улы белән Людмила Алексей кызының бергә яшәүләренә алтмыш ел булуларын билгеләп утелде. Алар икесе дә хезмәт ветераны. Аларның бер кызлары, бер оныклары һәм бер оныкчыклары бар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Э.З.Суниева бриллиант юбилярларны җылы котлады, котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
2013 нче елның 7 декабрь көнендә Яр Чаллы шәһәренен Тантаналар Сараенда Сковородневлар гаиләсе узләренең олуг бәйрәмнәрең алтын туйларын уткәрергә җыелдылар. Бу бэхэтле парны язмыш Челэбе олкәсе Миасс шәһәрендә кавыштырган. Тирә-яктагыралга җылылык һәм бэхэт чатлыкларын сирпеп Алексей абый белән Нина апа 50 ел бергә матур, тату иткәннәр.
Аларнын мәхәббәт җимешләре кызлары, аларга 4 онык буләк иткәннәр.
Татар Сараланы авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Мустакимова Гәйшә Исмәгыйловнага 2013 елның 10 декабрендә 90 яшь тулды. Лаеш муниципаль районы башлы Афанасьев М.П. исемендәге һәм Татар Сараланы авыл җирлеге Советы исемендәге авыл ветераннары Советы рәисә Гимадиева Т.И., исполком җитәкчесе Гиниятова Р.В. һәм исполком секретаре Махмутова Р.К. тәбрикләделәр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә багышланган хәйрия марафонында рухи терәк белән беррәттән матди ярдәм дә күрсәттеләр.
Күп еллар дәвамында старт алучы Марафонның нәтиҗәләре 9 декабрьдә район мәдәният йортында игълан ителде. Бу акчалар барысы да инвалид кешеләргә ярдәм булып барачак.