Түбән Кама Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең “Гаилә бәхете муенсасына” “мәхәббәт сәйләненең” иң беренчесе урнаштырылды.

2013 елның 10 декабре, сишәмбе

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә яңа ел бәйрәме алдыннан уздырыла торган “Гаилә бәхете муенсасы” акциясе быел да декабрь ае башында старт алды.  Филипп белән Светлана Сергеевларга  үзләренең мәхәббәтләре сәйләннәрен  әлеге символик муенсага иң беренче булып  урнаштыра алу бәхете елмайды.

Әлеге сәйләннәр яшь парларга никахларын теркәү тантаналарына бер-ике көн кала  ГХАТ идарәсе белгечләре тарафыннан тапшырыла. Үз чиратларында яшьләр, әлеге ап-ак сәйләнне үзләре теләгәнчә бизәп, матурлап, кирәк икән, аларга үз исемнәрен язып, төрле төсләргә буяп, никахларын теркәү тантанасына алып киләләр.  Гаилә бәхете муенсасына урнаштырылган әлеге сәйләннәр яшь кияү белән кәләшнең куллары җылысын саклап, мәхәббәтләре билгесе булып, яңа ел чыршысын бизәп торачак.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International