Мөслим районында инвалидлар Декадасы

2013 елның 10 декабре, сишәмбе

Дөнья куабыз, абына-сөртенә йөгерәбез. Шушы ашыгулы-кабаланулы заманда бер мизгелгә генә туктап, тирә-юнебезгә күз салсак, анда төрле кешеләр, бәлки әле безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр дә бардыр.

Әлбәттә, андыйлар – сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр безнең арада бар. Ә инвалидлар Декадасы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ихтибарны тагын да арттыра.

Мөслим районы Иске Карамалы авыл җирлеге депутатларының үзләренә беркетелгән инвалидларны өйләренә барып хөрмәтләүләре матур традициягә әверелде. Балалар да, өлкәннәр дә ихтибарсыз калмады. Авыл җирлек башлыгы И.Н.Кәримов беренче группа инвалиды булган И.Н.Заһриев янында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International