Зәй муниципаль районында 600 нчы бала тууы теркәлде

2013 елның 10 декабре, сишәмбе

    Зәй муниципаль районында 600 нчы бала тууы теркәлде. Ул  2013 нче елның 4 декабрьдә Зәй шәһәрендә туган Евлантьев Руслан Олег улы. Руслан әтисе Олег Геннадий улының һәм әнисе Әлфия Юрий кызының беренче баласы. Руслан исеме төрки телдән алынган, «арслан» исеменнән барлыкка килгән. Руслан исемен йөрткән балалар хисле, узенчәлекле, акыллы, мактаганны яратучан булалар. ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Валишина танталы рәвештә Русланның әти –әнисен котлап  баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.  

 

Котлыйбыз сезне - бәбиегез туды!
Бирсен сезгә бары куаныч!
Игелеге өчен тотып сөяр җимеш.
Авыр чакта булсын юаныч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International