ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Куакбаш авылында яшәүче, Бѳек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны- Вафина Миннурый Закир кызына, 10 нчы декабрь кѳнне 90 яшь тулды. Куакбаш авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкаручы Рушания Ахметзянова юбилярны туган кѳне белән котлап Россия Президентыннан килгән хатны hәм «Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы  Рәгать  Галиәгъзәм  улы  Хѳсәеновтан  кыйммәтле бүләк тапшырды.

 

Менә шушы уйларны юкка чыгару йөзеннән, Минзәлә шәһәрендә урнашкан өлкән яшьтәге һәм  мөмкинлекләре  чикләнгән кешеләр яши торган интернатта бик күңелле  бәйрәм оештырылды. Очрашу дустанә, җылы атмосферада узды. Интернатта яшәүчеләр артистларның һәрбер чыгышын бик хурлап каршы алдылар, аларга кушылып җырладылар, биеделәр. Районыбыз ветераннар хоры чыгышын зур алкышлар белән тыңладылар. Очрашудан һәр кеше бик канәгать калды, чөнки сөйләшер сүзләр, искә төшерергә истәлекләр бик күп калды.                                                                                                                        


9
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Узган якшәмбе 8 декабрь 2013 көнне Яр Чаллы шәһәренең тантаналар сараенда борынгы биюләр клубының традицион  кышкы балы булып үтте. Бу юлы бал XIX гасыр инглиз язучысы Джейн Остин һәм аның романына багышланган иде.

50 елдан соң гаилә тормышының алтын туе уткәрелә, һәм менә 2013 елның   7 декабрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ильһам Миннегали улы һәм Рәйсә Гыйләҗи кызы Садыйковларның олуг бәйрәме узды.

Рәйсә апа гомер буе Ильһам абыйның иң якын дусты, сердәше, киңәшчесе. 30нчы елларда туган балаларның жилкәсенә төшкән авырлык, тормыш арбасына сабый килеш жигелеп, зурлар янәшәсендә эшли башлау да аларны читләтеп  үтми. Юбилярларыбызның икесененең эш стажы 80 елдан артып китэ: Ильһам абый хезмәт ветераны. Хезмәт билгесе, хезмәт даны медальләре белән буләкләнгән, Рәйсә апаның исә мактау кәгазьләре, грамоталары бик куп.

Физик мөмкинлекләре чикле булган гражданнарга  телефон аша да, шәхси очрашу вакытында да  юридик консультацияләр үткәрү, “Азбука семейного воспитания” дип аталучы масштаблы проект кысаларында ГХАТ идарәсенә “Надежда”  реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче балалар, шәһәребезнең коррекцион мәктәпләрендә белем алучы яшүсмерләр белән кызыклы очрашулар үткәрү – болар ел дәвамында  инвалид статусына ия булган түбәнкамалыларга күрсәтелгән ярдәмнең бары бер өлеше генә.

2013 елның 6 декабрендә Мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган фестиваль уздырылды. Концерт башланыр алдыннан инвалидларга ярдәм күрсәтү өчен аукцион, инвалид балалар үзләре ясаган әйберләрне сату оештырылды. Бу чарада ЗАГС бүлеге дә актив катнашты.

2013 елның 9 декаберендә Ватан Геройлары көнендә Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов Социалистик хезмәт Герое Миннури Хәйруллинаны тәбрикләде.

Миннури Хәйрулинаның хезмәт тарихы аңа 13 яшь тулуга башланып китә. Хезмәтенең беренче елларында ук тырыш һәм эш сөючән кыз зур нәтиҗәләргә ирешә. Миннури апа Коммунистик хезмәт, 9-нчы һәм 10-нчы пятилетка  ударнигы, социаслистик ярышлар җиңүчесе исеменә лаек.  КПССның Татар обкомы сәркәтибе аны һәрчак үрнәк шәхес итеп күрсәтә.

Декабрь аенын беренче атнасында шәһәребездэ «Тубән Кама Хатын-кызлары» оешмасынын  отчет-сайлау конференциясе утте. Конференциядә катнашучылар оешманын яна житәкчелек составын сайладылар, 2013 елда башкарылган эшләрен анализладылар һәм киләсе елга эш планы төзеделәр. Тубән Кама муниципаль районы башлыгының урынбасары Эльвира Долотказина житәкчелегендәге « Тубән Кама хатын-кызлары» оешмасы ике ел элек барлыкка килеп, бугенге көндә әлеге оешма Тубән Кама шәһәре һәм районынын төрле яшьтэге, хатын- кызларын берләштерә. Әлеге оешманын яңа житәкчелек составына Тубән Кама шәһәренен ГХАТ идарәсе житәкчесе Бэлла Махотина кертелде. 


8
декабрь, 2013 ел
якшәмбе

Финалга узган 18 район арасында Теләче районы да бар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе А.Р.Имамиева җиңел атлетика буенча катнашып,көчлеләр унлыгына эләкте.


6
декабрь, 2013 ел
җомга

Шушы көннәрдә Ютазы районы Мәдәният йортында Аналар көненә багышланган “Әниемнең җыры белән” дип аталган матур бәйрәм кичәсе узды. Анда яшь аналарга сертификатлар тапшырылды  һәм “Минем әнием иң эйбәте” дигән интернет –фотоконкурста катнашучыларга бүләкләр бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International