Менә шушы уйларны юкка чыгару йөзеннән, Минзәлә шәһәрендә урнашкан өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яши торган интернатта бик күңелле бәйрәм оештырылды. Очрашу дустанә, җылы атмосферада узды. Интернатта яшәүчеләр артистларның һәрбер чыгышын бик хурлап каршы алдылар, аларга кушылып җырладылар, биеделәр. Районыбыз ветераннар хоры чыгышын зур алкышлар белән тыңладылар. Очрашудан һәр кеше бик канәгать калды, чөнки сөйләшер сүзләр, искә төшерергә истәлекләр бик күп калды.