Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе “Инвалидлар дакадасында” актив катнаша.

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе

Физик мөмкинлекләре чикле булган гражданнарга  телефон аша да, шәхси очрашу вакытында да  юридик консультацияләр үткәрү, “Азбука семейного воспитания” дип аталучы масштаблы проект кысаларында ГХАТ идарәсенә “Надежда”  реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче балалар, шәһәребезнең коррекцион мәктәпләрендә белем алучы яшүсмерләр белән кызыклы очрашулар үткәрү – болар ел дәвамында  инвалид статусына ия булган түбәнкамалыларга күрсәтелгән ярдәмнең бары бер өлеше генә.

ГХАТ идарәсенең тантаналар залына килеп кергән сабыйларның йөзләрендә балкыган чиксез шатлык, позитив эмоцияләрне чагылдырган күз карашлары,   йөзъеллык  архив китапларын кулларына алып караган укучыларның горурлыкларын әйтеп-аңлатып кына бетерә торган түгелдер. Балаларның кечкенәләре янына очып килеп, алар белән бергәләп төрле-төрле уеннар уйнаган Карлсон да, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның хәтерләрендә озын-озак  сакланыр. 

Шуны да билгеләп үтү зарур: Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе әлеге социаль статуска ия булган кешеләр белән инвалидлар декадасында гына түгел, ә бәлки ел дәвамында актив эш алып бара. Алар тарафына сузылган ярдәм кулы, инвалид статусын йөртүче түбән камалыларның рухларын ныгыта, алга таба яшәргә көч өсти. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International