50 елдан соң гаилә тормышының алтын туе уткәрелә, һәм менә 2013 елның 7 декабрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ильһам Миннегали улы һәм Рәйсә Гыйләҗи кызы Садыйковларның олуг бәйрәме узды.
Рәйсә апа гомер буе Ильһам абыйның иң якын дусты, сердәше, киңәшчесе. 30нчы елларда туган балаларның жилкәсенә төшкән авырлык, тормыш арбасына сабый килеш жигелеп, зурлар янәшәсендә эшли башлау да аларны читләтеп үтми. Юбилярларыбызның икесененең эш стажы 80 елдан артып китэ: Ильһам абый хезмәт ветераны. Хезмәт билгесе, хезмәт даны медальләре белән буләкләнгән, Рәйсә апаның исә мактау кәгазьләре, грамоталары бик куп.
Хәзерге көндә аларның тормышларын нурландыручы 4 балалары, 7 оныклары бар. Юбилярлар аларның уңышларына горурланып яшиләр.
Бу гаиләгә чын күңелдән гаилә һәм балалар, оныклар бәхете телибез. Киләчәктә дә тән, күңел сихәте бирсен сезгә Ходай!!