Узган якшәмбе 8 декабрь 2013 көнне Яр Чаллы шәһәренең тантаналар сараенда борынгы биюләр клубының традицион кышкы балы булып үтте

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе

        Узган якшәмбе 8 декабрь 2013 көнне Яр Чаллы шәһәренең тантаналар сараенда борынгы биюләр клубының традицион  кышкы балы булып үтте. Бу юлы бал XIX гасыр инглиз язучысы Джейн Остин һәм аның романына багышланган иде.

        Бәйрәмдә катнашучылар XIX гасыр контрданс һәм кадриль биюләрен биеделәр. Бу бәйрәм шәһәребездә елга ике тапкыр уздырыла: яңа ел алдыннан һәм яз көне майда. Бәйрәмдә катнашучыларга һәм чакырылган кунакларга бу дөнья тарихы һәм әдәбияте белән танышырга яхшы ысул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International