Социалистик хезмәт Герое Миннури Хәйруллина котлаулар кабул итә

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе

2013 елның 9 декаберендә Ватан Геройлары көнендә Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов Социалистик хезмәт Герое Миннури Хәйруллинаны тәбрикләде.

Миннури Хәйрулинаның хезмәт тарихы аңа 13 яшь тулуга башланып китә. Хезмәтенең беренче елларында ук тырыш һәм эш сөючән кыз зур нәтиҗәләргә ирешә. Миннури апа Коммунистик хезмәт, 9-нчы һәм 10-нчы пятилетка  ударнигы, социаслистик ярышлар җиңүчесе исеменә лаек.  КПССның Татар обкомы сәркәтибе аны һәрчак үрнәк шәхес итеп күрсәтә.

Район башлыгы Анатолий Иванов легендар шәхес Миннури Хәйруллинаны шәхсән үзе һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте исеменнән бәйрәм белән котлап җылы теләкләр җиткерде, бүләк һәм чәчәк бәйләмен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International