“Түбән Кама хатын-кызлары” оешмасы - гаилә кыйммәтләре сагында.

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе

Декабрь аенын беренче атнасында шәһәребездэ «Тубән Кама Хатын-кызлары» оешмасынын  отчет-сайлау конференциясе утте. Конференциядә катнашучылар оешманын яна житәкчелек составын сайладылар, 2013 елда башкарылган эшләрен анализладылар һәм киләсе елга эш планы төзеделәр. Тубән Кама муниципаль районы башлыгының урынбасары Эльвира Долотказина житәкчелегендәге « Тубән Кама хатын-кызлары» оешмасы ике ел элек барлыкка килеп, бугенге көндә әлеге оешма Тубән Кама шәһәре һәм районынын төрле яшьтэге, хатын- кызларын берләштерә. Әлеге оешманын яңа житәкчелек составына Тубән Кама шәһәренен ГХАТ идарәсе житәкчесе Бэлла Махотина кертелде.

      Җәмгыяви оешманын эше катлаулы тормыш юлына эләккән хатын-кызларга булышудан, гаилә статусын күтәрүгә юнәлдерелгән эшләр башкарудан гыйбарәт.  Ике ел эчендә « Тубән Кама хатын-кызлары» оешмасы куп традицияләргә нигез салган Һәм районкүләм берничә проектны  тормышка ашырган.

       Оешманын ин беренче инициатив эшләренен берсе « Солдатка – әни бәлеше».  Менә инде ике ел рәттән Тубән Кама әниләре һәм әбиләре 23 февраль Ватанны саклаучылар көненә тәмле бәлешлэр, тел йотарлык коймаклар пешереп, тәм-томнар алып Түбән Кама районы җирлегендә хезмәт итүче егетләргә буләк итеп кайталар. 2013елда бу акциядә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре дә актив катнашты.

      «Тубән Кама хатын-кызлары» тарафыннан бер ел элек оештырылган «Школа ответственного родительства» мәктәбенен актив эше дә игүтибарга лаек. Эльвира Долотказина сүзләренә караганда, «Школа ответственного родительства» мәктәбе Түбән Кама әти-әниләренә балаларын тәрбияләү мәсьәләләрендә булышлык итә Һәм  бер-береңне хөрмәт итү, анлашып яшәү, сабырлык һәм түземлек кебек гаилә кыйммәтләрен алга сөрә. Бүгенге көндә Түбән Кама ГХАТ идарәсе, хатын-кызлар консультациясе, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү идарәсе, шәһәр һәм район мәктәпләре бу эшкә җәлеп ителгэн.

       «Түбән Кама хатын-кызлар» җәмгыяви оешмасының практикасында күп төрле семинарлар, лекциялэр һәм мастер-класслар оештыру һәм үткәрү дә бар. Моннан тыш, оешманын « Подруга» дип исемләнгән үз басмасы бар.  Тугыз номеры дөнья күргән, әлеге гәҗиттә, барлык дәүләт структураларынын да гаиләне саклауга юнәлтелгән эше яктыртыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International