Залга предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм инвалид балалар тәрбияләнә торган гаиләләр өчен акча җыюга үзләреннән өлеш кертергә теләүче мәрхәмәтле кешеләр җыелды.Мәдәният йортына чынлап та кеше кайгысына битараф булмаган шәфкатьле һәм сизгер күңелле кешеләр җыелды. Зал уртасына акча салу өчен савыт куелган иде. Теләге булган һәркем анда акча сала алды.. барлыгы 112 мең сум акча җыелды, инвалид бала тәрбияләүче һәр гаиләгә 11 мең сум акча тапшырылды.
Мөмкинлекләре чикле балалары булган әти-әниләргә карагач, сокланмый мөмкин түгел – аларда күпме көч, газизләре турында күпме кайгырту, сабырлык һәм бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт.