Актаныш муниципаль районында изге гамәл.

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Барысы районда мөмкинлекләре чикләнгән 143 бала исәптә тора.

  Район Башкарма комитетының булек мөдирләре, Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарлары тарафыннан йөрергә мөмкинлекләре булмаган балаларның өенә бару гадәткә кертелгән.

  Кичә 10 декабрь көнне ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева Хазиева Гүзәлиянең өендә булып, аңа район Башлыгы исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Гүзәлия авыруына карамастан, төрле конкурсларда актив катнаша, бик матур итеп рәсемнәр ясый.

   Гүзәлиягә киләчәктә уңышлар, сәламәтлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International