Шул ук көнне узган район сессиясендә аларның иң яхшылары - Никифорово авыл җирлегеннән Әлфирә Сәлимова, Омардан Роза Кочурова, Соколка авыл җирлегеннән Галина Заболотская район башлыгы Анатолий Иванов кулыннан рәхмәт хатлары алдылар.
Район башлыгы сәркәтибләрнең озак еллар буе үз эшенең остазы булып, зур хөрмәткә лаеклы шәхес булуларын ассызыклады. Бары чын күңелдән эшен, авылдашларын яраткан кеше генә шушы авыр, киң кырлы эшне алып бара ала дип, өстәде.