18 декабрьдә ЗАГС идарәсе видеоконференциясеннән соң, Апас муниципаль районының ГХАТ булеге районның авыл җирлекләре сәркатибләренә ГХАТ органнары көне уңаеннан Гаилә үзәге “Казан”га экскурсия оештырды. Анда безне бик җылы каршы алдылар, коллегаларыбызга моның өчен без бик рәхмәтле. Без гаиләләрне теркәү залларында булдык, коллегаларыбызга үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек, истәлеккә фотога төштек.
Шәһәргә барганда эшлекле сөйләшү дә булды. Анда агымдагы проблемалар һәм киләчәккә планнар каралды, аларны үтәү юллары билгеләнде. Кичен Г. Камал исемендәге дәүләт Академия театрында Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектаклен карадык. Коллектив бу чарадан бик канәгать калды.