2013 елның 19 декабрендә Икътисад, идарә һәм хокук институтында түгәрәк өстәл артында иң актуаль темаларның берсе “Гаилә һәм никахның конституцион нигезләре” турында сөйләшү булды.

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Никах, гаилә хакында кызыксыну беркайчан да кимеми. Социаль –экономик  яктан  үсүче, үзгәрүче хәзерге заманда гаиләнең роле арта бара. Чөнки төпле гаиләдә генә балага әхлак, рухи байлык сеңдерелә, ул шәхес буларак формалаша. Гаиләнең әхлаклы булуыннан җәмагатьчелекнең ныклыгы тора.

Хәзерге вакытта Яшьләр институты фәнни-тикшеренү үзәгенең нәтиҗәләре буенча Россия гаиләсе кризис хәлендә. Күп күләмдә “никах”ның яңа төрләре барлыкка килгән.

Юридик факультет укытучылары, дини оешмалар вәкилләре, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан   шушы һәм бик күп башка сораулар күтәрелде. Замана яшьләре- юридик факультет студентлары да үз фикерләрен җиткерделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International