Моннан 50 ел элек Рәвкать Гәрәй улы һәм Миңлебану Хәсәнҗан кызы, иңгә-иң куеп, кулга-кул тотынышып, яңа тормышка аяк басканнар.

2013 елның 21 декабре, шимбә

Алар озын һәм авыр, шул ук вакытта бәхетле дә юл үткәннәр. Тормышта төрле хәлләр була, ләкин аларның бер-берсенә карата ышанычы какшамаган, мәхәббәте сүрелмәгән! Бүген «Казан» гаилә үзәгендә туганнары һәм дуслары катнашында әлеге күркәм парны алтын туйлары белән котлау тантанасы узды.

 Рәвкать Гәрәй улын һәм Миңлебану Хәсәнҗан кызын чын күңелдән юбилейлары белән тәбрик итәбез! Аларга нык сәламәтлек, балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән бәхетле гомер итүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International