Моннан тыш, аларның һәркайсына район җитәкчелеге истәлекле бүләкләр дә әзерләгән иде. Паспорт тапшыру чарасы Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан “Без - Россия гражданнары” дигән Бөтенроссия акциясе кысаларында узды. Район хакимиятендә тантаналы шартларда узган чараны декабрь аенда 14 яшьләрен тутырган укучылар көтеп алганнар икән.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы Флюра Ногманова укучыларны тормышларындагы төп документны алулары белән котлап, теләкләрен дә җиткерде.
Илебезнең күп шәһәрләрендә, шул исәптән Нурлатта да 11 ел рәттән үткәрелүче акциядә яшьләрне тормышларындагы мөһим вакыйга белән котларга полиция, миграция, ГХАТ бүлекләре һәм ветераннар Советы җитәкчеләре дә килгән иде.
Чарада яшь гражданнарга паспорт тарихы турында кыскача мәгълүмат та җиткерелде.