ГХАТ хезмәткәрләре көне

2013 елның 20 декабре, җомга

        Район хакимиятенең кече залында үткәрелгән видеоконференциясеннән соң Һөнәри дата уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесененең урынбасары Рәмзия Сингатуллина Киекле һәм Егоркино авыл җирлекләре хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

                 Шунда УК, ГХАТ булеге җитәкчесе  Гөлшат Евлахина бер төркем авыл җирлекләре хезмәткәрләренә район җитәкчелегенең Рәхмәт хатларын һәм Мактау грамоталарын да тапшырды. Алар арасында Төрнәс авылы җирлеге башлыгы урынбасары Любовь Малышева, Бикүле авыл җирлеге башлыгы Рияз Садыйков район башлыгының Мактау грамоталарына ия булды.  Сәләнгеш авыл җирлеге башлыгы урынбасары Татьяна Ерхова, Урта Камышлы, Елаур  авыллары җирлекләре башлыклары  Надежда Баймяшкина, Галина Кульметьевага Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International