Спас районы Иске Рәҗәп авылы җирле радиосы тапшыруында Рәхимуллиннар гаиләсе Насыйх Рәхимулла улы һәм Әминә Вәли кызының бергә тормыш корып яши башлауларына 60 ел тулу уңаеннан тәбрикләүләр күп яңгырады.

2013 елның 20 декабре, җомга

Рәхимуллинар , кулга –кул тотынышып, авыр тормыш юлы үттеләр . Бүген аларның җәүһәр туйлары . Алар алты бала тәрбияләп үстергәннәр . Хәзерге көндә Рәхимуллинарның  8 оныгы, 1 оныкчыгы бар. Балаларының һәрберсе тормышта үз урыннарын тапканнар. Алар туган йортларына юлны онытмыйлар, әти-әниләренең сау-сәламәтлекләрен кайгыртып торалар.

Ирле-хатынлы Рәхимуллиннар гомер буе колхозда эшләгәннәр. Алар икесе дә тыл хезмәтчәннәре.

Радиотапшыруны алып баручы юбилярларга саулык-сәламәтлек теләде. Бу котлауларга җирле ветераннар оешмасы рәисе Зиннәтулла Гыйззәтуллин һәм авыл җирлеге башлыгы Мансур Нугаев та кушылды. Алар истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар . Юбилярлар соравы буенча аларның яраткан җыры яңгырады.           

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International