Мамадыш муниципаль районы күп милләтле халкының үзара тату һәм дус яшәү рәвешенең үрнәге булып тора. Ул халыкның һәрберсе үз милли гореф-гадәтдәрен саклап калуда күп көч куя, шуңа да бу гореф-гадәтләр көндәлек тормышта чагылмыйча кала алмый, шул чиратта гаилә һәм никахка бәйле чараларда да.
Күп милләтлелек гаиләгә кагылышлы мәсъәләләрдә ничек чагыла һәм нинди дәрәҗәдә? ГХАТ бүлегендә үтүче бәйрәм чараларында районда күп төрле милләт вөкиле яшәве үз төсмерен саклап каламы?
Бу сорауларга җавапны “ЗАГС” журналының декабрь аенда чыккан санында курга мөмкин. Язма 6 биттә матур төсле рәсемнәр белән бергә үрелеп бара.