Түбән Кама муниципаль районы ЗАГС идарәсендә “Рандеву” клубының ачылу тантанасы.

2013 елның 20 декабре, җомга

Бу проектның төп бурычы булып, яңа гаиләләр төзү максатыннан, ялгыз кешеләрнең аралашу даирәсен киңәйтү торды. Чөнки бүгенге көндә аралашу кешелек өчен зур кыйммәткә ия.

         Барлык катнашучылар да төрле конкурсларда, викториналарда катнашып, төрле призлар алдылар. Кичәдәге тыныч халәт һәм моңлы аһәңле көй иркен аралашуга уңай шартлар тудырды. ЗАГС хезмәткәрләре бу чарадан соң, шәһәребездә яңа гаиләләр туар һәм бу кешеләрнең тормышында яңа бәхетле этапка күчәр, дип өметләнеп калдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International