Мамадыш муниципаль районында экология елына нәтиҗәләр ясалды

2013 елның 20 декабре, җомга

20 нче декабрь көнне район мәдәният йортында экология министрлыгының беренче министры Рөстәм Камалов катнашуында Мамадыш муниципаль  районында экологик культура һәм әйләнә-тирәне саклау елына нәтиҗәләр ясау буенча зур чара узды.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан экологик яктан чиста материаллардан әзерләнгән   кичке күлмәкләр коллекциясе залда утыручы кунаклар каршында зур кызыксыну һәм игътибар уятты.

Чарада табигатьне саклауда, яклауда  зур өлеш керткән бар активистларны тәбрикләделәр, эшләренә югары бәя бирделәр.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең алтын юбилярлар һәм яшь парлар белән берлектә утырткан агачлар аллеясе дә табигатьне яшәртүдә үз өлешен керткән дип өметләнәсе килә.

Шулай ук “Иң яхшы авыл җирлеге “ номинациясендә Урманчы, Түбән Ушмы, Түбән Сөн җирлеге башлыклары җиңү яулап, рәхмәт хаты һәм бүләкләргә лаек булдылар.

Бәйрәм чарасы җирле ансамбльләр әзерләгән җыр-бию белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International