Ярты гасыр бергә гомер итү өчен сабырлык, бер-береңә караты бизмәннәргә салынмый торган ихтирам таләп ителә. Тормыш итү – театр, кешеләр – уйнаучылар, дигән бер акыл иясе. Бүгенге геройларыбыз – 50 ел бергә пар канатлар булып, авырлыкларны бергә җиңгән, шатлыкларны, кайгыларны уртак иткән Арча районы Наласа авылында гомер гомер кичерүче Флера һәм Илдар Төхвәтуллинар.
Бу күркәм бәйрәм белән юбилярларны Наласа җирле үзидарә секретаре һәм “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе котладылар.
Тырыш хезмәт белән көн күргән, үзләре шикелле үк тырыш, үрнәк балалар үстергән, инде тормыш көзләренә таба атлаучы, шатлыкларны да, борчуларны да уртак бүлгән, авылларын да, районда да үрнәк гаилә алар.Флера апа белән Илдар абыйга озын гомер, кунел тынычлыгы, балаларының, оныкларының игелеген куреп, тагын озык еллар тигезлектә яшәүләрен теләп калабыз.