Якынлашып килуче 2014 ел алдыннан, «Казан» гаилә үзәгендә ана капиталы сертификатын бирү тантанасы узды.

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе

Якынлашып килуче 2014 ел алдыннан, «Казан» гаилә үзәгендә ана капиталы сертификатын бирү тантанасы узды. Бу көнне тугыз гаилә сертификат алу бәхетенә иреште. Казан шәһәре Совет районы Пенсия фонды һәм «Автоградбанк» вәкилләре тарафыннан ата-аналар исеменә җылы котлау сүзләре яңгырады. Алар әлеге сертификатның әһәмиятен ассызыкладылар, балаларга мәхәббәт һәм гаилә җылысы бирүче ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Шулай ук бугенге бэйрэмгэ жыелган балалар энилэре алдында чыгыш ясадылар.  Аларнын чыгышлары бугенге кичэгэ бэйрэм хисе остэде. Тантана вакытында барлык әниләргә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Барлык ата-аналарны бала тууы белэн тэбрик итэбез. Оегездэ балалар тавышы чынлап торсын, хэрбер гаилэдэ хэм илебездэ иминлек, тынычлык булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International