Юбилярларны котладык.

2013 елның 21 декабре, шимбә

Яңа ел алдыннан, 21 декабрьдә Апас районы мәдәният йортында быелның икенче яртыеллыгында алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үткән парларны котлау тантанасы булды. Район буенча алар 24 пар, шуларның икесе – бриллиант парлар.

Тантанага 18 пар килде. Аларны бәйрәмнәре белән Апас муниципаль районы башлыгы Р.Н.Заһидуллин котлады, сәламәтлек, озын гомер, иминлек теләп, абзыйларның башларына кәләпүш кигезде, апайларның иңнәренә ак мамык шәлләр салып, кулларына үзенең Рәхмәт хатларын тоттырды. Кунаклар район җитәчелегенә мондый хөрмәт һәм ихтирам өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр. Бәйрәм район үзешчәннәренең концерты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International