Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ идарәсе 2013 елның 21 декаберендә Хамадьяровлар Равиль Галимҗан улы белән Люция Шахи кызының 50 ел бергә тормыш итүләрен билгеләде.

2013 елның 21 декабре, шимбә

Юбилярларга  истәлекле диплом һәм алтын туй медале тапшырылды, җылы сүзләр һәм матур  теләкләр әйтелде.

Юбилярлар үзләре гаиләнең тормышта иң кадерле нәрсә икәнен  әйтә.  Ә инде шулай 50 ел кулга-кул тотынышып яшәүнен сере дип алар бер-береңне хөрмәт итү дип саный.

Хамадьяровлар гаиләсе 3 бала үстереп 4 оныкларын тәрбияләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International