2013 елның 26 декабрендә башкарма комитетының ГХАТ бүлеге Кама Тамагы һәм Апас районнары пенсия фонды идарәсе белән берлектә 600 нче сертификат тапшыру уңаеннан тантаналы бәйрәм үткәрде.
Бүгенге бәйрәмнең кунаклары гаиләдә икенче һәм өченче бала туган әти-әниләр булды.
МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев гаиләләрне бала туу белән котлады һәм ана капиталы сертификатлары тапшырды, ә Перевозник Марина Виктор кызы 600нче сертификат иясе булды. Тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатлары 5 гаиләгә тапшырылды.
Шулай ук бу көнне ГХАТ бүлегендә Шәрипова Рузана Рәмзил кызының тууы теркәлде.
Яшь эти Шәрипов Рәмзил Борис улы туу турындагы акт язуы белән танышты һәм имзасы белән мәгълүматларның дөреслеген раслады.
Зөфәр Галимулла улы тантаналы рәвештә беренче документны тапшырды һәм исәнлек, бәхет теләде.