Буа районы Аксу авылында яшәүче Нуруллина Гөлҗиган Зыйатдин кызына 90 яшь тулды. Аны котларга муниципаль район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы, якыннары-туганнары килгән иде. Барлыгы 2013 елда Аксу авыл җирлегендә озак яшәүче биш кеше үзләренең туган көннәрен билгеләп үттеләр.