2013 елның 27 декабрендә Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Кыш бабай катнашында тантаналы язылышу булды. Узып баручы елның соңгы пары булып Марат һәм Сиринә Низамовлар теркәлде. Буа муниципаль районы башлыгы исеменнән яшьләрне Буа районы башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе М.М.Юнусова котлады һәм традиция буенча тузан суырткыч бүләк итте.
Барлык кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән Кыш бабай котлады, барсынада сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет теләде.