Хазиев Зәкәрия Якуп улы һәм Хәлидә Рәкип кызы нәкъ 45 елек элек мәңгегә язмышларын бәйләргә, ныклы гаилә корырга теләп, язылышу йортына килгәннәр. Ул вакытта алар бәхетле, озын гомер турында хыялланганнар. Аларның хыялларына тормышка ашырга язган икән. Менә бүген алар янәшә утырып, юбилей туй көннәре уңаеннан котлаулар кабул итәләр.
Юбилярлар гомер буе илгә намус белән хезмәт иткәннәр. Зәкәрия Якуп улы 66 яшенә кадәр машина йөртүче, ә Хәлидә Рәкип кызы 40 ел ветеринария хезмәтендә эшләгәннәр.
Алар өч бала һәм җиде онык үстергәннәр.