Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә яңа ел алды көннәре гаилә юбилейларына бай булды. Көмеш, коралл, рубин юбилейлары белән берлектә 28 декабрь көнне Әхтәмовлар гаиләсенең алтын туйлары булып узды.
Василжан абый белән Рушания апаның чәчләре чәчкә 1963 елда карлы-буранлы декабрьнең 27 сендә бәйләнә, ап-ак йомшак кар бөртекләре, әйтерсең лә, аларга хәер-фатиха укып, бергә узасы тормыш юлларын сафлыкка-пакълеккә күмә. Гөрләтеп туй итәләр. Кызыл – Мишә авылында, төп йортта, Василҗан абыйның әти-әнисе янында яши башлыйлар.
Күрәмсең табигать шулай яраткан, һәр җәмгыять шуны куәтләп раслаган: Ир-ат белән хатын-кыз бер-берсеннән башка, бер максатка омтылмыйча, бер көйгә бергәләшеп җырламыйча, яши алмыйлар. Василҗан абый белән Раушания апаның да тормышлары үрнәк булырлык. Аларның гаилә бишегендә 4 малай, 1 кыз якты дөньяга аваз сала. 1981 елда гаилә Тубән – Кама шәһәренә күчеп килә. Василжан абый Водоканалга слесарь булып урнаша, Рушания апа эшкә мәктәпкә керә. Бүгенге көндә Василжан абый белән Рушания апа лаеклы ялда. Аларның әбием, бабам дип өзелеп торучы 7 оныклары, тирән җыерчыклы кулларын битләренә куеп, алардан көч - дәрман алучы 2 оныкчыклары бар.
Василжан абый һәм Рушания апаӘхтәмовларның исемнәре Түбән кама ГХАт идарәсенең Йола тантаналары йортының мактау китабына кертелде.