2013 елның 27 декабрендә Баулы муниципаль районының ГХАТ бүлегендә узып баручы елның соңгы парларың никахлары тантаналы рәвештә теркәлде. Руслан һәм Юлия Килмамотовлар, башкалардан аермалы буларак, язылышырга кунакларсыз, икәүдән – икәү генә килделәр. ”Безнең бер- беребезгә генә бәйрәм бүләк итәсебез килә”, - диделәр алар. Икенче пар шуның чаклы романтик иде, бар кунаклар мәхәббәтнең булуына, аның яшькә карап килмәвенә кабат инанды.
Никахны теркәү тантанасы Яңа ел белән котлаулар, бәхет, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләкләре белән тәмамланды.