Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 2013 елның соңгы парларын Кыш Бабай белән Кар кызы елмаюлар, яңа ел алды теләкләре белән каршы алды һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. 28 декабрь көнне никахларын рәсми рәвештә теркәргә теләк белдергән 13 пар өчен Кыш Бабай белән Кар кызының котлаулары искитәрлек көтелмәгән сюрприз булды. Ләкин моның белән генә Кыш Бабай белән Кар кызының эшләре тәмамланмады һәм 29 декабрь көнне алар бергәләшеп ГХАТ идарәсе белгечләре балаларына иң изге теләкләрен теләп, аларның башкарган җыр һәм шигырьләрен тыңлап, бүләкләр биреп, сабыйларның күңелләрен күрделәр.