2013 елның 27 декабренда Түбән Кама муниципаль районы Елантау авыл җирлегендә күп балалы гаиләләргә хөрмәт йөзеннән авыл жирлеге башлыгы Раиф Гайнетдиновтан рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасы булып узды.
2013 елда әлеге авыл җирлегендә 11 сабый дөньяга аваз салган. Алар барысы да тулы, тәртипле гаиләләрдә тәрбияләнә. Үзенең котлау сүзендә Раиф Гайнетдинов әлеге балаларның тәрбияле, бәхетле булып үсүләрен теләде һәм алга таба да Елантау авыл җирлегендә сабыйларның күпләп тууына өметен белдерде.