2013 нче елның 30 нче декабрендә Татарстан Республикасы Спас районы Болгар шәһәрендә Олимпия уты эстафетасы булып узды. Эстафета маршруты Болгар музей-тыюлыгыннан тукталышлар белән Икмәк музее һәм Ак мәчет территориясеннән узды. Финалда факелны автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры, Россия чемпионы, Татарстан Халык артисты, РФ Атказанган артисты Салават Фәтхетдинов факелны алды. “Алга, җиңүләр яуларга!”, - диде ул эстафетаны төгәлләп. Минтимер Шәймиев Болгарда яшәүчеләрне сәламләп, “Без белергә тиеш, Олимпия уты нигезләмәсе буенча эстафета этабы килгән төбәк, анда Олимпия уты булганда Олимпиада башкаласы дип йөртелә. Хәзер без сезнең белән кышкы Олимпиада башкаласында”, - диде. Шәһәрдә яшәүчеләр ТР Дәүләт Киңәшчесе сүзләрен алкышлар белән хуплады. Спас районы башлыгы Камил Нугаев Болгарда яшәүчеләр исеменнән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Минтимер Шәймиевкә һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Эстафетаның Болгар этабы Олимпия утын кире махсус лампадага күчерү белән төгәлләнде. Аннары Олимпия уты Зөягә юнәлде.