30 декабрьдә Нурлатта үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Елның иң ямьле бәйрәме нурлатлылар каршында бар бизәгендә тәкъдим ителде.

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе

Тантана чыршы янәшәсендәге мәйданчыктан Кыш бабай һәм кар кызлары, район спортчылары парадыннан башланды. Бәйрәмне ачу хокукы район башлыгы Равил Кузюровка бирелде. Ул нурлатлыларны Яңа 2014 ел белән котлап, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, яңа елда яңа уңышлар, иминлек һәм бәхет теләде. Бу көнне ул елның иң соңгы пары булып теркәлгән Марат һәм Динара Әхмәдиевлар гаиләсен дә котлады, никах турындагы таныклык һәм бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International