2014 елның 4 гыйнварында Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең туу бүлегендә танатаналы вакыйга – 169 нчы яңа туган сабыйга тормышында беренче документ - туу турында таныклык - тапшырдылар. Бу кечкенә кешенең дөньяга килүе барлык гаилә өчен дә көтелгән һәм шатлыклы вакыйга. Узган чарада кунаклар һәм бәхетле әти – әниләрне сабыйлары Игорьның тууы белән котлап, Кыш бабай белән Кар кызы да катнаштылар. ЗАГС булеге җитәкчесе Бабушкина В.Б. Игорьның әти – әнисенә аның туу турында таныклыгын тапшырды, яшь гаиләне шатлыклы вакыйга белән котлап, аларга бәхет, нык гаилә учагы , сәламәтлек теләде. Шуннан тыш, бу истәлекле көнне сабыйга йомшак уенчык та бүләк ителде.