03 гыйнварда Апас районының Зур Күккүз авыл җирлеге районның беренче яшь парының Гаптрахманов Зөлфәт Әүхәт улы белән Аллаярова Энҗе Марат кызының никахын теркәде.
Никахны теркәү Зур Күккүз авылы Мәдәният йортында үтте. Тантанада яшьләрнең әти-әниләре, туганнары һәм якыннары катнашты. Авыл җирлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре татар милли йолаларын саклап яшьләргә чәк-чәк тапшырдылар, әти-әниләренең хәер-фатихаларын алдылар.
Аннан яшь парлар Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Кияү – Зур Күккүз авылы егете, Казан аграр университетында белем ала, килен Кайбыч районының Зур Русак авылы кызы.