Яна елда беренче булып туган сабыйны котлау куркәм традиция буларак, 9 гыйнвар көнне ана белән баланы хастахәнәдән каршыларга килучеләр куп жыйналган иде. Район хакимияте һәм башкарма комитеты исеменнән социаль яклау булеге начальнигы Марсель Хузин тәбрикләде.
Шулай ук бәхетле гаиләне нарасыйлары туу белән район гражданлык хәле актларын терәу булеге начальнигы Алсу Шайхутдинова котлады. «Зилия исеме – миһербанлы, шәфкатьле дигән мәгънәне анлата, кызыгызнын да исеме жисеменә туры килеп, тату гаиләдә устерегез», - дип, сабыйнын иң беренче шәхси документы буларак туу турындагы таныклык тапшырды.
Гаиләдәге өлкән балалар – 16 яшьлек Назыйф, 11 яшьлек Лүзия сенелләре булуына бик шатландылар. Әлбәттә, әти кешенен куанычы эченә сыймый иде. «Гаиләбездә Аллага шөкер, 7 кеше булдык» - диде ул. Яна Мичән урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән әни кеше Илүзә Миннебаева да сау-сәләмәт бала табуына куанып бетә алмады. Яңа туган бәбине кабул итәргә килгән авыл фельдшеры Г.Гайнутдинова уйтуенчә, узган елда Мичән авыл жирлегендә 8 бала дөньяга килгән. Бу нәни Зилия башлаган эстафетаны дәвам итеп, быел да сабыйлар тууы көтелә.
«Һәрбер гаиләгә әлеге куанычны кичерергә язсын, сабыйлар пар канатлы, тигез гаиләдә уссеннәр» - дип теләргә генә кала!!!