Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре 2014 елда Әлмәт балалар тудыру йортында беренче булып дөньяга аваз салган балага туу турында таныклык тапшырдылар һәм шәһәрнең яшәүчесен 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Эльнур һәм Диляра Бургановлар гаиләсендә беренче Рахим исемле бала туу уңаеннан матур сүзләр яңгырады ,баланың озын гомерле сау-сәләмәт һәм бәхетле булып үссен дигән теләкләр әйтелде.
2014 елның 1 гыйнварында Әлмәт шәһәренең иң өлкән кешеләрнең берсе- Максимова Зиннура Миңнулла кызы 90 яшен тутырды. Ул 1924 елны Баулы районының Акбаш авылында туган.Озак еллар шәһәрнең китапхәнәсендә эшләгән, Роберт исемле малаен үстереп 2 оныкны тәрбияләргә ярдәм иткән, һәм аңа тагын Марсель исемле оныкчыгын да кърергщ насыйп булган.Үзенең юбилеен ул зур һәм дус гаиләсе белән каршылый.