2014 нче елның 1-8 нче гыйнварларында Татарстан Республикасында никахны теркәүгә 349 гариза бирелгән.

2014 елның 10 гыйнвары, җомга

2014 нче елның 1-8 нче гыйнварларында  Татарстан Республикасында никахны теркәүгә 349 гариза бирелгән. Үткән елның шул ук периодында 156 пар никахларын рәсмиләштерергә теләгән. Әлеге күренеш турында «Татар-информ» корреспондентына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең җитәкчесе – Э.Ә. Зарипова хәбәр итте.

Шул ук вакытта, быел яңа ел бәйрәмнәрендә 86 никах кына теркәлгән, бер ел элек шул ук көннәрдә 128 гаилә барлыкка килгән. Мондый
күренешнең  кызыклы сәбәпләре бар. Беренчедән, 2012 нче ел – кәбисә ел булган, шуның өчен дә яшь парлар никах теркәүгә биреләчәк гаризаларын 2013 нче елга күчерергә тырышканнар. Икенчедән, үткән елда яңа ел бәйрәмнәре  2 көнгә озаграк  үткәрелгән һәм шул сәбәпле  2013 нче елның гыйнвар ялларында яшьл гаиләләр күбрәк барлыкка килгән.

http://www.tatar-inform.ru/news/2014/01/09/389656/

2014 нче елның башында популяр булган ир-ат исемнәре дип Илнур, Айдар, Никита, Руслан, Михаил һ.б.  атап була. Э.Зарипова фикеренчә, соңгы вакытларда ир балаларына 60-70 нче елларда популяр булган исемнәрне бирәләр.Кыз балага исем бирүдә Э.Зарипова  берничә тенденцияне атап китә. Кызларга ата-аналар яраткан жырчы исемнәрен кушалар (мәсәлән: Алсу, Валерия), иске исемнәр бирәләр (мәсәлән: Екатерина, Елизавета, Полина), һәм үзләре исем уйлап чыгаралар, мисал өчен Ралина.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International