Яңа елның һәр беренче вакыйгасы аерым мәгънәгә һәм әһәмияткә ия.

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Яңа елның һәр беренче вакыйгасы аерым мәгънәгә һәм әһәмияткә ия. Томышның бала туу кебек бәхетле мизгелләре белән бәйле булган беренче вакыйгалар аеруча игътибарга лаек.

14 нче гыйнварьдә Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2014 нче елда беренче булып теркәлгән малай һәм кызның тууын тантаналы рәвештә теркәү  бәйрәме узды.

Бәйрәмнең “гаеплеләре” 2014 нче елның туу турындагы актлар китабын беренче булып ачып җибәргән – Артыковлар галәсендә туган уллары -  Адель һәм Абдуллиннар гаиләсендә туган кызлары - Сара.

Тантананың зур кунаклары Кыш Бабай белән Кар Кызы сабыйларның исемнәре мәгънәсенә игътибар итеп, яңа елны бу сыйфатлар белән башлау зур сөнеч һәм горурлык булуын ассызыкладылар.

Яшь ата-ананың бала туу сөенечен  район Башкарма комитеты урынбасары Алена Смирнова уртаклашты. Ул Артыковлар һәм Абдуллиннар гаиләсенә район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән котлау хаты, истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләме тапшырды, изге теләкләрен җиткерде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина яшьләргә сабыйларының беренче докуменларын – туу турында таныклык, ГХАТ бүлегенең исемле котлау хатын тапшырды.

“Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар бәйрәм кунакларын үзләренең матур биюләре белән сөендерделәр.

Бәхетле әбиләр дә читтә калмады, бәйрәм ахырында ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренә күнелле чара өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International