Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 2013 елда 4145 сабыйның тууы теркәлгән.

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

2012 елның нәтиҗәләре буенча Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 4110 баланың тууы теркәлгән булса, 2013нче елда әлеге сан 35кә артык. Узган елда Түбән Кама муниципаль районында 4145 сабыйның тууы теркәлгән.

Узган еллар статистикасы мәгълүматларына караганда, шәһәребездә иң күп балалар туган ел 1986 ел булган. Ул елны Түбән Камада 4570 сабый дөньяга аваз салган булган.

Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районында иң киң таралган исемнәр Артур, Радмир, Артем, Тимур, Амелия, София, Камилә, Әминә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International