Лукиных гаиләсе 2014 елның 9 гыйнвар көнне алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алтын юбилярларны ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина котлады, аларга символик медальләр һәм бүләк тапшырды. Билгеле, әлеге сөйкемле парга киләчәк тормышларында да мәхәббәт һәм бәхетнең янәшә баруын теләде. Ирле-хатынлы Лукиных, гадәткә кергәнчә, юбилярларның истәлек китабына кул куйдылар. Зур югалтулар кичерүләренә дә карамастан, бу кешеләр күңелләре белән яшь, сизгер күңелле, ягымлы булып калганнар. Үзләренең оныкларын, оныкчыкларын һәм үз янәшәләрендәге кешеләрне чын күңелдән яраталар.