Сессиядә үткән елга йомгак ясалды һәм яңа елга бурычлар куелды. Сессия эшендә Алексеевск муниципаль районы башлыгы В.К.Козонков, районның авыл җирлеге башлыклары, район җитәкчеләре һәм авыл халкы катнашты. Район башлыгы Владимир Константинович Зирекле авыл җирлеге секретаре Р.Т. Хамидуллинага ЗАГС идарәсенең Мактау грамотасын тапшырды. Шушы авыл җирлегендә илле ел бергә яшәүче юбилярны котладылар һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.